Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Баулылар иҗаты

Якташларыбыз иҗаты белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Игътибарыгызга – Татар Томбарлы авылыннан Эльвира Әхмәтҗанова шигырьләре.

Сүзләр

Була шундый сүзләр, әйтми генә,
Аңлашыла торган күзләрдән.

Ул карашны тоеп, аңлый алсаң,
Син бәхетле инде күпләрдән.

 

Күңелләргә рәхәт булып китә,
Бу сүзләрне әгәр ишетсәң
,
Чит кешедән түгел, ә үзеңнең
Йөрәгеңә якын кешедән.

 

Күңел кылы шундый сизгер инде,
Үз иткәнен хәзер күрә ул.
Юктан гына сөенеч таба да,
Юктан гына көенеп яна ул.

 

Йөрәк

Яшәтә дә безне, яшәртә дә

Бары серле йөрәк тибеше.

Күрмәсәк тә, тоеп яшәргә

Сәләтле аны һәр кеше.

 

Хисләрне дә, серләрне дә

Бары саклый белә йөрәк.

Шуның өчен һәрвакытта

Йөрәкне тыңларга кирәк.

 

Йөрәк җылысын сүндерми

Яши белү безгә кирәктер.

Шул җылыга сөенүчеләр

Бу дөньяда бәлки сирәктер.

 

 

 

***

Тормыш серле, сизелми дә үтә,
Иртә таңнан төнгә бер адым.
Бер карасаң бик тә кыска кебек,
Бер карасаң күпме чакырым...

 

Шул арада күпме татлы мизгел,
Арасында бардыр ачысы...
Әллә чынлап, әллә юри генә
Еш эләгә тормыш камчысы.

 

Шул бер көннең соңгы булачагы
Барыбызга күптән билгеле.
Һәм нигәдер менә һәрвакыт
Бүген генә түгел шикелле...

Эльвира Әхмәтҗанова,

Татар Томбарлы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев