Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Баулы укучылары сөекле кешеләре хакында яза

Кызылъяр мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Амелия Фәтхетдинова иң кадерле кешесе хакында сөйли.

Син минем – “иң, иңем” 
Минем әнием Зилә – җир йөзендәге иң матур әни. Аның яшел күзләрендә дөньяның бөтен матурлыгын күрергә мөмкин. 
Минем әнием – иң уңганы. Ул бухгалтер булып эшли. Буш вакытында номерлар буенча картиналар ясарга һәм китап укырга ярата. Ул пешергән ризыклар телне йотарлык тәмле килеп чыга. Кайвакыт бу эшләрне без бергәләп эшлибез. Иң якын кешем белән булган мизгелләр – иң рәхәте. 
Әнием – иң якын дустым. Ул миңа һәрвакыт ярдәм итә, нинди генә хәлләрдә дә ул гел минем янымда. 
Әнием – иң акыллы кеше. Әнием мине башкаларга карата ягымлы, ярдәмчел булырга өйрәтә. Мин әниемне бик яратам. 
Амелия Фәтхетдинова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев