Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Баулы укучылары әниләре турында сөйли

Бүген Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан “Баулы-информ” редакциясенә килгән язманы тәкъдим итәбез. Ул – Кызылъяр мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Айгизә Нуретдинованың иҗат җимеше.

Иң назлы чәчәгем

Минем әниемнең исеме – Гөлназ. Чыннан да, бу исем аңа бик килешә, чөнки минем өчен ул иң матур, иң назлы чәчәк сыман. Әнием мине һәр көнгә шатланырга, гади әйберләрдә дә матурлык күрергә, кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга өйрәтә. Мин мәктәптән кайтуга, өйдә тәмле ис таралган, әнием инде безгә тәмле ризыклар пешереп куйган була. Кичләрен ул мине җылы кочагына ала да, без серләшеп ятабыз. Ә иртәләрен ул мине,“кызым”, “кояшым” дип, сөеп уята.
Мин дөньядагы иң бәхетле бала, чөнки минем янымда әнием бар. Ул минем өчен җан атып тора. Авыр вакытта да, күңелем тулганда да, мин әниемнән ярдәм сорыйм. Ул миңа булышырга, киңәш бирергә һәрвакыт әзер. Әнием йомшак куллары белән башымнан сыйпап узса, бөтен борчуларым юкка чыга. Аның тавышы татлы бал сыман, ул елмайганда, бар өйгә
нур бөркелә.

Әни ул дөньядагы иң кыйммәтле зиннәт, аның кадерен белергә кирәк.

Айгизә Нуретдинова



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ