Баулы китапханәчесе 200дән артык шигырь язган
Татар Томбарлысы авылында яшәүче Эльвира Әхмәтҗанованы күпләр шигырьләр язучы китапханәче буларак белә. Иҗади райондашыбыз нинди хыяллар белән яши, илһамны каян ала – аның белән шул хакта гапләшеп алдык.
Һәрбер авыл кешесе өчен илһам чыганагы табигатьтер, мөгаен. Эльвира Әхмәтҗанова да, үзен белә-белгәннән бирле, табигать кочагында аунап үскән, шунлыктан табигатьне бик ярата. Су буйлары, урманнар, җиләкле аланнар аны иҗатка илһамландырган.
“Мин беренче шигырем 13 яшемдә күңелемдә туды. Мин аны көндәлегемә язып куйдым, – ди ул. – Көндәлекне дә шул вакытлардан бирле, инде 30 елдан артык, алып барам”.
Көндәлеге аның өчен киңәшче дә, сердәшче дә, дусты да. Борчу-мәшәкатьләрен, шатлык-куанычларын аның белән уртаклаша Эльвира. Һәм шигырьләре дә шунда теркәлеп бара. 13 яшендә язган беренче шигыре 1991 елда башкалабызда нәшер ителүче “Яшь ленинчы” газетасында басылып чыга. Аннары кыз күңелендә бераз тынлык булып ала, шигырьләр язу тукталып тора. Тик озакка түгел. Яшьлекнең беренче хисләр, беренче мәхәббәт белән бәйле мизгелләре Эльвирага кабат кулына каләм алырга ярдәм итә: ул кабат шигырь дөньясына чума.
“Ул хисләр, күңелдә туып, шигырь юлларына күчте, – ди ул. – Бу шигырь язу түгел, ә күңелдәге хисләрне дүрт юллыкларга язып кую иде”.
Шулай итеп, акрынлап, шигырьләрнең саны артканнан арта бара. Ул русча да, татар телендә дә иҗат итеп ала. Тик Эльвира шигырьләрен беркемгә дә күрсәтми, уртаклашмый, газеталарга да җибәрми, күңеле өчен генә иҗат итә.
“2019 елда, күңелгә илһам килеп, өр-яңадан ныклап шигырьләр яза башладым, – ди ул. – Шуннан соң, 100дән артык шигырь язылды. Илһам килсә, төнлә торып булса да язам”.
Хәзерге вакытта Эльвира Әхмәтҗанованың барлыгы 200ләп шигыре бар. Алар “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә дә дөнья күрә. Шигырьләрен конкурсларга да җибәрә.
Эльвира күптәннән бер теләк белән янып яши: ул үзенең шигырьләре җыентыгын нәшер итәргә тели.
“Бу уй күңелемдә күптәннән бар. Хезмәттәшләрем дә, кайчан барлык шигырьләреңне туплап, китап итеп чыгарасың инде, дигәч, аеруча кантланып киттем, – ди Эльвира. – Тик аның өчен ныклап әзерләнергә кирәк. чыгымнары да юк түгел. Мин әле моңа әзер түгелдер, дип уйлыйм”.
Аның бу хыялын якыннары, балалары да белә. Шуны исәпкә алып, балалары Эльвира ханымның туган көненә зур бүләк ясаганнар: әниләренең иҗат җимешләрен туплап, “Күңел өчен” дигән исемләнгән китап әзерләгәннәр.
“Бу бүләк миңа бик тә күңелле сюрприз булды, бик сөендем, – ди Эльвира. – Китап кына түгел, ә китап-альбом ул. Анда, шигырьләрем белән бергә, минем һәм гаиләбезнең фотосурәтләре дә урын алган. Бик матур бизәлештә ясалган. Бер генә экземплярда ул”.
Эльвира Әхмәтҗанова киләчәктә, шигырьләрен туплап, башка форматтарак китап нәшер итәргә ниятли.
Ул, башка райондашларыбыз кебек үк, “Әдәби марафон” проектында да катнашты. Быел Баулы марафончылары Фәнис Яруллин иҗатына өстенлек бирде.
“Фәнис Яруллинның әсәрләренең, кабат-кабат укыган саен, эчтәлекләре дә икенче төрле кебек, шигырьләре аеруча күңелгә ятышлы. Укый белеп укысаң, зур әсәрләрдән дә эчтәлеклерәк булып чыга кайчагында шигырьләр, – ди Эльвира. – Китап укырга яратучылар күп безнең районда. Тик, кайчагында вакыт кына җитеп бетми торгандыр”.
Табигатьнең һәм, гомумән, бар дөньяның ямен, матурлыгын тирән сиземләүче, шигъри җанлы, тормыш сөючән райондашыбызга иҗади уңышлар, хыялларының чынга ашуын теләп калыйк.
ФОТО: Ләйсән Сәетгәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев