Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

“Баулы-информ”га хат килде

Татар Кандызы авылында туып, бүгенге көндә Менделеевский районында яшәүче Саҗидә Вагыйзова-Галимуллина “Баулы-информ” редакциясенә хат юллаган. Ул безгә укытучысы Фәния Нур кызы Хөббәтуллинаның 1967 елда язган шигырен җибәргән.

Исәнмесез, редакция хезмәткәрләре! Сезгә Татар Кандызы авылында туып-үскән Саҗидә әби Вагыйзова-Галимуллина яза. Без 1966-1968 елларда кичке мәктәптә укыдык, урта белем алдык. Без укыганда 15-20ләп укучы иде. Алар шофёрлар, тракторчылар, сыер савучылар, сатучы һәм бухгалтерлар иде. Математикадан минем күршем Фәния Нур кызы Хөббәтуллина укытты. Ул күршем генә түгел, ахирәтем дә иде. Без аның белән бөтен серләребезне бүлешә идек. Ул вафат булды инде. Соңгы вакытта күрешә алмадык, күңел өстендә калды. Безгә бер керүендә: “Саҗидә, мин бер шигырь яздым. Альбомыңа язып куям әле, истәлеккә булыр”, – диде. Шул шигырьне сезгә җибәрәм. Ул Фәниягә һәм ире Сәйфуллага дога булып ирешсен иде. Урыннары оҗмахма булсын, бик әйбәт күршеләр иде алар.

Кандыз буе
“Кандыз буе ямьле, чишмә суың тәмле”, –
Диеп кушып җырлыйм җырыма.
Җырым белән бергә сагыну хисләремне
Илтсен җилләр туган җиремә.

Сокланып туя алмыйм
Матур күлләр-далаларыңа.
Ләкин никтер миңа иң матур җир
Кандыз буйлары күк тоела.

Кая барсам, кайда йөрсәм дә мин,
Син булырсың минем уемда.
Чөнки синдә үтте бала чагым,
Әнкәй калды Кандыз буенда.

Әнкәй һәркөн иртә белән
Тәрәзәдән күзен алмыйдыр,
Менә хәзер көлеп кайтып керер,
Сагынып, кызым,  диеп уйлыйдыр.

Көт син мине, инәкәй, ләкин һич борчылма,
Мин кайтырмын синең яныңа.
Чөнки синнән, болыннардан башка
Матур тормыш булмас ул миңа.
Фәния Хөббәтуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев