Батыр йөрәкле якын кешем
Җир йөзендә әти белән әнидән дә якынрак, кадерлерәк кеше юк. Бүген сүзем сөекле әтием Мөнәздил Гыймаев турында булыр.
Минем әтием Мөнәздил Гыймаев – тырыш, уңган, ярдәмчел, олы җанлы кеше. Сайлаган һөнәре дә аның үзенә туры килеп тора. Менә 18 ел инде ул янгын сүндерүче булып эшли. Еш кына, үз гомерен куркыныч астына куеп, беренче чиратта кеше гомере турында уйлап эш итергә туры килә аңа. Ләкин минем әти куркып кала торганнардан түгел. Ул – кыю, тәвәккәл, намуслы, батыр кеше. Мин әтиемә сокланам һәм аның белән горурланам!
Эшеннән арып кайтса да, әниемә булышырга, безнең белән сөйләшергә, уйнарга вакыт таба. Әтиебез шундый тырыш булганга, йорт-җиребез дә матур, төзек һәм җитеш.
Әтием беркайчан да авырмасын, гел шундый акыллы, игьтибарлы булсын иде. Мин сине бик яратам, әтием!
Ләйлә Гыймаева,
Кызылъяр мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев