Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Авыру каян эләгә дип, баш ватасы түгел...

Пандемия вакыты. Авыр вакыт дибез. Кая барсак та, социаль дистанцияне саклау буенча катгый таләпләр куелган, үзебез дә кешеләргә якын килмәскә өйрәнеп беттек кебек. Кайбер кибетләргә QR-кодлар белән генә керәбез. Тик бу катгый таләпләр барысы да кибетләрдә, ял итү һәм күңел ачу урыннарында, балалар бакчасы һәм мәктәпләрдә генә булырга тиеш кебек тоела.

Поликлиника яки хастаханә тирәсенә барсаң, таләпләр бер як читкә куела. Бер генә мисал китереп үтәм.

Ничек инде бездә авыру таралмасын ди? Тарала, беребездән-беребезгә йогып, тик йөри ул вирус дигәнең. Күптән түгел генә йогышлы авырулар бүлегендә ике атнадан артык ятып чыктым. Исән калуыма бүген дә ышанып бетә алмыйм кебек. Рәхмәт табибларга, шәфкать  туташларына. Бүген менә поликлиникага барып, больничный листны озынайтырга дип, табибка алдан язылып, кабул итүгә килдем. Табибка керергә чират торучылар һәрвакыттагыча бихисап. Алдан язылу-язылмау мөһим түгел, барыбер чиратка басасың. Ярый, анысына түзәргә була, ашыгасы юк. Хәлем бик үк булмаганлыктан, бер урын табып, барып утырдым, үземнең чиратымны көтәм. Башкаларга игътибар итәм, янымда утырган бер абзый үзе сүз башлады.

– Апаем, сиңа карап торам да, хәлең бик мөшкел кебек, менә мин инде алтынчы көн температураны төшерә алмыйм. Әллә нинди дарулар эчеп карадым, – ди ул. – Әле үзем монда утырам, үзем куркам, берәрсенә чир йоктырып утырам микән инде.

Сүзгә тагын шундый ук берничә авыру кушылды. Алар да ничек һәм нәрсә белән дәваланганнарын уртаклашып алдылар. Эчтән генә үзем өчен куркып та куйдым. Тагын йоктырып кайтмасам гына ярар иде. Бу температура белән монда килеп утыручыларга бераз ачуым да килеп куйды, андый авырулар өчен фильтр дигән бүлмә дә бар ич.

– Чират бик озын. Мине уздырмассыз микән, мин алдан язылып килгән идем. Вакытым да үтеп китте инде, миңа мондагы авырулар белән элемтәдә булу куркыныч, – дип, мөлдерәп торган күзләрен чиратта утыручыларга текәде бер яшь кенә ханым.

Аңлавымча, аңа участок терапевтыннан йөклелек буенча хисапка басар өчен бер имза кирәк. Тик аны ишетүче булмады. Бер кешенең дә үзеннән алда кемнедер уздырасы килмәде.

Шулай итеп, бер кечкенә генә коридорда авырып савыкканнар, авырып утыручылар һәм сау-сәламәт булган кешеләр яртышар көн чират көтеп утыра. Мондый чиратларда бер имза куйдырыр өчен басып торган йөкле ханымнар гына кызганыч. Ул үзе өчен генә түгел, туасы җан өчен дә җаваплы бит. Монда торганда аңа авыру йокмас дип кем әйтә ала?

Гөлнара Хисамова


Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев