Укучылар өчен Баулы халык театрына экскурсия оештырылган
Төп тема

Укучылар өчен Баулы халык театрына экскурсия оештырылган

Бөтендөнья театр көне уңаеннан, Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында ике көн "Театраль яз" акциясе үткәрелгән.

Баулы татар халык театры режиссерлары Фәридә Зиярова һәм Флера Хәсәнова 2нче, 3нче мәктәпләр һәм гимназия укучыларына театраль студиядә экскурсия үткәргәннәр. Балалар театраль сәнгать турында яңа мәгълүмат алганнар, Баулы татар халык театры тарихы белән танышканнар, театраль костюмнарны киеп караганнар, грим салу серләрен белгәннәр, викторинада катнашканнар.
https://www.instagram.com/tatarcongressbavly/p/BvmXP68jesc/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=b0jtwfoxx5w9


Нет комментариев