Исергәп авылының иске мәктәп урынында алмагачлардан гына торган “Истәлек бакчасы” барлыкка килде. Бүген теләге булган һәр кеше булачак бакчага үз гаиләсе исеменнән алма агачлары үсентеләре утыртты. Барлыгы биш дистәдән артык агач яңа бакча хасил итте.
– Килеп агачлар утырткан кешеләр бик күп, авылдашлар бик актив катнашты, – дип сөйләде мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, эшне оештыручыларның берсе Рәзифә Хәкимова. – Яңа бакчада уртак көчләр белән илледән артык алма агачы утыртылды. Алар барысы да шаулап-гөрләп үсеп китәр, авылыбызга ямь биреп торыр.
Авыл халкы агачларны якыннары истәлегенә дә атап утыртканнар.
– Хөснетдинов Айрат абый гаиләсе әти-әниләре исеменә атап алма агачлары утырттылар, шулай ук туганнары истәлегенә дә утыртучылар булды, – ди Рәзифә Хәкимова. – Киләчәктә бу бакча туганлык, гаилә кыйммәтләрен туплаучы, җылы хисләр уятучы матур почмак булачак. Бу алма агачлары буыннар бәйләнешен дә саклар, киләсе буыннарга чын бүләк тә булачак.
– Бакчаны киләчәктә ихаталап алырбыз дип уйлыйм, караулы булып, авылыбызга ямь биреп торачак, – ди авыл җирлеге башлыгы Айдар Әһлиуллин. – Бердәм булып, күмәк эшләгән авылдашларга рәхмәт. Мондый “Истәлек бакчасы” утырту күптәнге хыялыбыз иде. Шөкер, бу көздә без аны тормышка ашырдык. Теләкләре булган кешеләр бакчага килеп үз исемнәреннән тагын да агачлар утырта ала. Чөнки әле килә алмаган, ишетми калган авылдан читтә яшәүче авылдашларыбыз да бар.
Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин булачак.
Нет комментариев