Йорт хайваннарында йогышлы авыруларны булдырмауга юнәлтелгән көзге профилактика чаралары башланды. Ветеринарлар мөгезле эре терлекләргә, эт һәм песиләргә вакцина ясый, кан ала.
Новозареченск бистәсендә яшәүче Никулиннар 40 елга якын мөгезле эре терлек асрап яшиләр. Моннан биш ел элек Татарстанда мини-фермалар төзү буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү программасыннан файдаланганнар. Ул вакытта 3 сыерлары булган, мини-ферманы төзеп бетергәч, тагын биш сыер алганнар. Хәзерге вакытта аларның хуҗалыгында 3 яшь бозау, 8 савым сыеры, ике үгезләре бар. Терлекләренә даими рәвештә вакцинация үткәреп торалар, чөнки профилактиканың сәламәтлек нигезе икәнен яхшы аңлыйлар.
“Төрле хәл булырга мөмкин, үгезләр кардада, анда төлкеләр керә. Шуңа күрә котыру авыруына каршы вакцинаны һичшиксез ясатырга кирәк, – ди шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы Зөлфия Никулина. – Лейкоз, бруцеллёз авырулары булу-булмауны ачыклый торган кан алу да мөһим, чөнки сөтне башкаларга да тәкъдим итәм, җыючыга да тапшырам. Шуңа күрә ел да язын-көзен прививкалар ясатабыз, кан алдырабыз”.
Бу шәхси хуҗалыкта вакцинацияне Новозареченск ветеринария пункты ветеринарлары Илфат һәм Наҗия Ибраевлар үткәрделәр. Алар моңа кадәр Салих һәм Хәнсевәр авылларында көзге профилактика чаралары үткәргәнәр. Бүген беренче көн Новозареченск бистәсендә йогышлы авыруларга каршы вакцина ясадылар. Ә районда мондый көзге профилактика эшләре 1 августта башланган.
“Без шәхси секторда һәм хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекләргә, сарык, кәҗә, атлар, эт һәм песигә котыру авыруына каршы вакцина ясыйбыз”, – дип сөйләде Новозареченск ветеринария пункты мөдире Илфат Ибраев. – Аннары сыерларны һәм молоднякны туберкулёз булу-булмауга тикшерәбез. Шуннан соң сибирская язва, эмкар авыруларына каршы вакцина ясала. Лейкоз һәм бруцеллёз булу-булмауны ачыклауга кан да алабыз”.
Илфат Ибраев әйтүенчә, бу авыруларның барысы да кешегә йогарга мөмкин, дәвалавы юк. Шуңа күрә бу авырулардан бары профилактик чаралар гына саклап кала ала.
Новозареченск ветеринария пункты тугыз авылга хезмәт күрсәтә – шәхси хуҗалыкларга, ике эре хуҗалыкка һәм өч крестьян-фермерлык хуҗалыгына.
“ Безнең участокта 1600 мөгезле эре терлек, 400 баш кәҗә һәм сарык, 17 ат 180 эт, 220 песи исәпләнә. Аларның барысына да биркалар тагылган, чиплаштырылган һәм “Хорриот” системасына кертелгән. Җәй көне бозаулаган бозауларга хәзер бирка тагабыз”, – ди Илфат Ибраев.
Ветеринар әйтүенчә, хәзерге вакытта районда эпизоотик вәзгыять имин. Куркыныч авыулар юк, барлык профилактик чаралар вакытында күрелә.
“Терлекләрне сатканда бер ай алдан бруцеллёз авыруы булу-булмауга канны тикшерергә кирәк. Хәзер рөхсәт Казаннан ук алына, озак вакыт үтә. Шушы чараларны үтәгәч кенә ветлечебница белешмә бирә, шуннан соң гына сатарга мөмкин”, – ди Илфат Ибраев.
Профилактик чаралар вакытында шулай ук этләрне чиплаштыралар, төшкән булса, терлекләрнең номерларын алыштыралар, белешмәлекләр тараталар. Ветеринарларның эше моның белән генә бетми әле. Бар мәгълүматны шул ук көнне махсус системаларга кертергә кирәк.
“Менә шулай йөреп чыкканнан соң, кайтып, шуларны ярты төн компьютерга кертәбез, бар мәгълүмат базаларга кертелә”, – дип сөйләде Илфат Ибраев.
Көзге эпизоотик чараларны 1 декабрьгә тәмамлау күздә тотыла.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Нет комментариев