Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы авылларының киләчәге ныклы кулларда

    Авыл хуҗалыгы темасы һәрвакытта да актуаль булып кала. Гади җир кешесе, аларның ирешкән уңышлары, тырыш авыл хезмәтчәннәре хакында булган циклны дәвам итәбез. Бүгенге язмабызны әзерләү өчен без Татар Кандызы авылына юл алдык.

    Вахит Исламгалиев җитәкчелек иткән “Исламгалиевләр” крестьян-фермер хуҗалыгы 1991нче елда оешып эшли башлаган. Бүгенге көндә унбер мең гектарга якын җирләре бар, шуның 9500 гектар мәйданы чәчүлек җирләре.

    – Бу гектарларда  көзге, язгы бодай, рапс, горчица, көнбагыш, арпа, солы үстерәбез, – ди Вахит Исламгалиев. – Быелгы ел безнең өчен аеруча уңышлы булды. Без һәрбер гектардан утыз ике центнер икмәк алдык. Бу узган ел белән чагыштырганда бик югары күрсәткеч.

    – Авыл җирендә эшләү елдан-ел кыенлаша, – ди крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы. Аның сүзләренчә, күп кенә авырлыклардан яңа технологияләр, алга карап эш итә белү генә коткарып кала. Чөнки авыл хуҗалыгы җитештергән продукциягә никтер бәяләр артмый. Алай гына да түгел, хәтта елдан-ел кими.

    “Исламгалиевләр” терлекчелектә мәрмәр ит җитештерү белән дә шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә хуҗалыкта аларның 750 баш мөгезле эре терлекләре бар. Киләчәктә мал санын арттырырга ниятлиләр. Хуҗа сүзләренчә, базар нәрсә таләп итә, халык нәрсә сорый – шул продукцияне җитештерү отышлырак.

    – Мин 1980 нче елда мәктәпне тәмамладым. Әти тракторист, әни колхозда гади эшче булды, – ди Вахит Исламгалиев. – Мин мәктәпне тәмамлаганда авылда каламмы, шәһәргә китәмме дигән сорау тумады. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамласам, авылда да, шәһәрдә дә инженер булып эшли алам, дип уйлап укыдым. Гаилә белән авылга кайтып төпләндек. Мин беренче хезмәт юлымны Фоминовка авылында колхоздан беренчеләрдән булып аерылып чыккан хуҗалыкта башлап җибәрдем. Күпмедер тәҗрибә туплагач, тәвәкәлләп, үзем хуҗалык оештырдым. Җиңел булды дип әйтмим. Төрле вакыт булды. Шулай да, авыл хуҗалыгында калганыма үкенмим. Эшне башлаганда мин йөз гектар мәйданда табыш ала идем, бүген аллага шөкер, әйткәнемчә, унбер мең гектар.

    Районда һәр хуҗалык дәүләт программаларын отышлы куллана. Ни дисәң дә, безнең республика җир кешесенә һәръяклап ярдәм күрсәтергә тырыша. Авыл хуҗалыгы җитәкчеләре бу ярдәмне тоеп яши. Чөнки күрше төбәкләрдә мондый программалар әле ныклап үсеш алмаган.

    – Программалар турында әйтсәк, хөкүмәткә, җитәкчеләргә рәхмәт. 60*40 программасы бик отышлы, – ди Вахит Исламгалиев. – Тик уңайсыз бер ягы бар, әлеге программага эләгүе авыррак. Акча тигез бүленмәгән. Без, Казаннан ераграк урнашкан җирлекләр, барлык кирәк-ярак, документларны әзерләп барып җиткәнче акча калмаска мөмкин. Өлгеррәкләр, Казанга якынрак районнар алып бетерә. Кыскасы, кем өлгерде, шул ашады. Бу яктан ул җайга салынмаган программа дип әйтер идем.

    Шулай булса да, “Исламгалиевләр” хуҗалыгы әлеге программа нигезендә, быел дүрт миллион сумлык авыл хуҗалыгы машиналары алып, техник базаларын яңартканнар. Бүгенге көндә аларның егерме берәмлек техникалары бар, шул исәптән җиде комбайн.

    – Күбрәк чит ил техникасына өстенлек бирәбез, – ди хуҗалык башлыгы. – Безнең ил азмы-күпме комбайннар ясарга өйрәнде инде, тик әле трактор, авыл хуҗалыгындагы махсус машиналарны чит илнеке кебек чыгара алмыйлар. Без чит илнең кулланылышта булган иске техникасын алабаз, алар бездә чыгарылган яңага караганда яхшырак, сыйфатлырак, чыдамрак, хезмәт срогы да озаграк.

    Вахит Исламгалиев үз авылының чын патриоты дисәк тә ялгыш булмас. Ничәмә-ничә еллар ул авыл халкы белән уртак тел табып эшли, яши, кирәк чакта халыкка һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер ул.

    – Мин бу авылда туган кеше, халык белән яшим, эшлим дисәм дә була, – ди ул. – Пай җирләре өчен халык белән килешү төзеп эшлибез бит инде. Узган ел корылык аркасында мин халыкка пай җирләре өчен вакытында исәп-хисап ясый алмадым. Халыкка рәхмәт, мине авыр чакта аңладылар, тавышланучы, ризасызлык белдерүче булмады. Ә быел уңыш яхшы, без халыкка ике еллык пай җирләре өчен ашлык һәм салам тараттык. Барлыгы җиде миллион сумлык таратылды. Дөрес, шуны да әйтергә кирәк, узган елда да бик авыр шартларда калган, мохтаҗ булган авылдашларга салам, ашлык бирдек.

    Яңа уңышлар, биек үрләр, табыш алу – бер урында таптанып торганны кичерми. Шунлыктан, Вахит Исламгалиев та алга планнар корып, үз алдына бурыч һәм таләпләр куя.

    – Без бит бер гектарлы мәйданда ферма бинасы төзи башлаган идек, – диде ул “сер”ен безнең белән бүлешеп. – Шул бинаны төзеп бетерергә ниятлибез. Ул бина 1500 мөгезле эре терлеккә хисапланган. Мал саны арттыру да сөт белән шөгыльләнү өчен түгел, ә нәкъ менә ит җитештерү өчен.

    Хыяллары чынга әверелеп, уйлаган уй-ниятләре тормышка ашсын диясе генә кала. Авыл хуҗалыгы чәчәк атканда гына авыл яши, авыллар бар, яшьләр төпләнеп кала.

    Индира СӘЙФУЛЛИНА

    Фото: К.Гыймазова

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: