Ит, балык, сөт продуктларын шунда тутырабыз. Ләкин яшелчәләр, җиләк-җимеш белән хәлләр башкачарак. Чөнки алар җыеп алганнан соң да «яши» әле: сулау ферментатив өлгерә, ароматик синтез процессы дәвам итә. Артык түбән температура исә бу процессны җимерә, яшелчәләр тиз бозыла, тәмнәре югала. Суыткыч менә бу 10 продуктны катастрофага дучар итә.
Помидор
Аңа гына хас хуш исне һәм тәмне дистәләрчә кушылмалар тудыра. Альдегидлар һәм кетоннар безгә таныш «парфюм» ясый: бераз ачкылт ноталы җимеш исе, яшел үлән исе... Ләкин бу хуш ис бүлмә температурасында гына (15–22 градус) саклана. Температура 10–12 градустан түбәнәйсә, ферментатив активлык кими. С6 группасы альдегидларын ясату кими дип аңларга кирәк. Нәкъ менә шулар «яшел» аромат бирә инде. Нәтиҗәдә, помидор тәмен югалта, пластмасса кебеккә әйләнә. Супермаркетлардагы помидор исеннән үк сүзнең ни турында барганын аңлыйсыздыр инде. Кибетләргә помидорны салкында тотып китерәләр, шуңа өлгергән помидорның исе дә сизелми. Салкын помидор йомшагының мембранасын җимерә, шуңа ул сулы була.
Ничек сакларга? Помидорны целлофаннан һәм кибет пакетларыннан чыгарыгыз. Сабакларын аска каратып, кәгазь җәелгән подноска бер рәт итеп тезегез. Шулай иткәндә ул парга әйләнми, черүгә бирешми. Өлгергән помидор 3–5 көн саклана, өлгереп җитмәгәннәре атна эчендә кызара.
Бәрәңге
Температура 6–7 градустан түбән булса, бүлбеләрдә «салкын шикәрләнү» процессы башлана. Бәрәңгедәге крахмал шикәргә, глюкозага, мальтозага бүленә. Мондый бәрәңге кыздырганда баллы була, табада ямьсез булып каралып чыга. Салкында туңган очракта инде андагы шикәр антифриз кебек тәэсир итә: бүлбеләр суга әйләнә, бурсыган ачы ис килә.
Ничек сакларга? Озаграк сакларга кирәк булса, аны балчыктан арындырырга, газетага таратып салып җилләтергә кирәк. Кояш яктысында тотарга һич ярамый. Зарарлы соланин тупланып, кабыгы яшәреп чыга. Бәрәңгене һава йөрерлек тишекле тартмаларда, капчыкларда сакларга кирәк. Идеаль температура режимы –7–12 градус. Бу очракта өй базы бик яхшы: анда биш айлап тора ала. Бүлмә температурасындаөч-дүрт атна саклана.
Башлы суган
Кабыгы әрчелмәгән суганны суыткычка бер-ике көнгә куеп була әле, ләкин анда аңа яхшы шартлар юк. Дымлылык югары булганда суган чери башлый, әче ис тарала, ул суыткычтагы башка ризыкларга да күчә.
Ничек сакларга? Идеаль температура – 15–20 градус. Бауга бәйләп элсәң, озаграк саклана. Шуңа да иске капрон оеклар эченә салып элеп кую әмәлен уйлап тапканнар! Исегездә тотыгыз: дымлы яки җылы урыннарга якын кую аркасында суган йә үсә башлый, йә кибә.
Сарымсак
Дымны начар кичерә. Суыткычта ул шундук йомшара, үрә башлый.Температура сикерешләре дә файдага түгел. Бер шүрлектән икенчесенә, әйтик, җылырагына күчереп, бозылуга юл гына ачыла.
Ничек сакларга? Башлы сарымсакны кәгазь капка, кәрзингә йә вентиляция өчен махсус тишекле керамик савытка урнаштырырга киңәш итәләр. Идеаль температура – 16 градус: биш ай саклана ала. Бүлмә температурасында да сарымсак өч ай яхшы тора. Батарея янына, кояш төшкән урыннарга куярга ярамый.
Банан
Тропик җимеш буларак, җылы ярата. 12 градустан түбән температурада кабыгы каралып чыга, матдәләр алмашы бозыла. Крахмал шикәргә әйләнә, банан йомшагы өлгермичә каты килеш кала.
Ничек сакларга? Кояш нурлары төшмәгән коры, салкынча урын – иң кулае. Полиэтилен пакетларда тотмагыз, кәгазь капларга күчерегез йә тәлгәше белән бауга элегез. Тәмам өлгергән сары бананнарны, бозылудан саклар өчен, берничә көнгә генә суыткычка куеп алырга ярый. Ләкин кабыгы каралып чыгасын исегездә тотыгыз.
Авокадо
Безнең кибетләргә кайтып җиткәнче меңнәрчә чакрым юл үтә ул. Аны гадәттә ботагыннан өлгермәгән килеш өзәләр, монда кайтып җиткәндә ул каты була әле. Шул өлгермәгән җимешне суыткычка урнаштырсагыз, өлгерү процессы тәмам туктала. Аның яшел крем төсендәге эчлеге берничә көннән кара төскә керә.
Ничек сакларга? Җитешмәгән авокадо кәгазь кап эчендә биш көндә тәрәзә төбендә өлгерә. Процессны тизләтер өчен шул пакетка банан яки алма салырга кирәк. Алар этилен газы бүлеп чыгара, ул җимешләргә өлгерергә булыша.
Ипи
Ипи суыткычта тизрәк кибә. Теләсә кайсы он составында булган полисахаридалар түбән температурада кристаллаша, ипи «тирли», бүлмә температурасындагыга караганда өч тапкыр тизрәк ката һәм күгәреп чыга. Корып кипкән ипи губка сыман: башка продукт исләрен үзенә сеңдерә.
Ничек сакларга? Иң яхшы ысул – туңдыру. Минус температура кибү процессын туктата, бераз су белән чылатып, өч-биш минут духовкада якынча 40 градуста җылытып алсаң, ипи яңара, яңа пешкән ипи рәвешен ала.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев