Инжир - тәмле җимеш кенә түгел. Ул ашкайнату системасы өчен тылсымлы таякчык кебек эшли торган табигый ярдәмче дә.
Инжирда клетчатка күп. Сез ашаганда, ул файдалы бактерияләр өчен ризык булып бара. Алар аны эшкәртә һәм үрчи. Шул сәбәпле, организм табигый юл белән чистарына һәм микрофлора яңара.
Моннан тыш инжирның антисептик үзлекләре дә бар. Димәк, ул зыян итә торган микроорганизмнар, паразитлар, хәтта эчәклектәге күгәрекләргә каршы да көрәшә ала.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, инжир Альцгеймер, Паркинсон кебек авыруларга да каршы көрәшергә ярдәм итә. Бу, нерв күзәнәкләрен саклый торган антиоксидантларга бәйле.
Сезон вакытында көненә 2-3 инжир ашап куегыз.
Кипкән инжирның да файдасы зур. Әмма ул баллырак.
Инжирны боткага салыгыз яисә йогурт белән ашагыз.
Инжирны башта көнгә берне ашый башлагыз. Эчәклекләргә адаптация таләп ителә. Аннан әкренләп санын арттырырга да була.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев