Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, 3 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр, офлайн һәм онлайн-форматта “Зур этнографик диктант-2021” халыкара акциясе узачак.
Акция алтынчы тапкыр “Халыклар күп – ил берәү!” лозунгы астында уза. Диктантта теләге булган һәркем катнаша ала. Биремнәр Зур этнографик диктантның www.miretno.ru рәсми сайтында бастырылган. Алар тест рәвешендә һәм 30 сораудан тора. Диктантны язу вакыты – 45 минут.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина “Баулы-информ” редакциясенә хәбәр иткәнчә, Баулы районында Зур этнографик диктант офлайн-форматта бүген, 3 ноябрьдә, өч мәйданчыкта уза. Диктантны 2 нче мәктәптә, Исергәп һәм Потап-Томбарлы мәктәпләрендә язалар. Аңа QR-кодлары булган кешеләр генә кертелә.
Нет комментариев