Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районы башлыгы: “Кызылъярга чүпне Марстан китереп ташламыйлар”

Баулы районында халык җыеннары дәвам итә. Кичә Кызылъярда да үтте.

Җыен Рәзил Фәррахетдинов башкаруындагы тальян моңнары белән башланып китте. Аннары Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина 2016 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр турында хисап тотты. Җыенда Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин да катнашты. Аның чыгышыннан соң көнүзәк проблемалар белән мөрәҗәгать иттеләр. Ферма тирәсенә кемнәрнеңдер көнкүреш калдыкларын түккәннәрен белгәч, район башлыгы: "Аны Марстан китереп ташламыйлар инде, үзегез үк чүплисез", - дип җавап бирде. Кызылъярлыларны тагын нинди проблемалар борчыганын газетаның киләсе саннарының берсеннән укып белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев