Баулыда янгынга каршы махсус режим кертелде
Район башкарма комитеты җитәкчесе Баулы районы территориясендә 16 апрельдән 10 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелү турындагы карарны имзалаган.
Янгынга каршы махсус режим гамәлдә вакытта коры үләнгә һәм чүп-чарга ут төртү, ачык утта ризык пешерү, пиротехник эшләнмәләр куллану тыела.
Дәүләт янгын күзәтчелеге мәгълүматына караганда, узган ялларда, ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә, Ташлы авылында яшәүче кешенең сарае янган. Хатын-кыз үзенең участогында чүп яндырган, ут көчәеп китеп аның сараен да камап алган. Ә шәһәрнең шәхси секторында, мунча миче артык кызу сәбәпле, янгын чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев