Укучылар йортында бу чара инде берничә ел рәттән уздырыла. Аның максаты – кешеләрнең игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына юнәлтү, табигать ресурсларын саклау.
Акциядә балалар бакчалары сабыйлары, мәктәп укучылары, шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары да катнашты. Төрле материаллардан файдаланып, акциядә катнашучылар чыршы һәм ел символы – юлбарысны – ясадылар.
Оештыру-методика бүлеге мөдире Екатерина Александрова әйтүенчә, акциядә 150дән артык бала катнашкан. Чыршылар һәм юлбарысларны алар әти-әниләре белән бергә төрле материаллардан – кәгазь, агач, пластик, тукыма һәм хәтта макароннан – ясаганнар.
Табигатьне саклау акциясенә нәтиҗә Яңа ел алдыннан, 25 декабрьдә ясалачак.
Нет комментариев