Атна саен Баулы районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар ачыкланып тора.
Соңгы атнада 54 баулылы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен, административ җаваплылыкка тартылган. Узган елның бу чорында кагыйдә бозучылар 27 булган.
Соңгы җиде көндә өч шофёр айнык булмаган хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткәндә туктатылган. Бер ел элек бу чорда андый машина йөртүчеләр берәү теркәлгән булган.
Дәүләт автоинспекциясе баулыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәргә чакыра.
Фото: татар-информ
Нет комментариев