Баулы районында “Татар сүзе” бәйгесе үткәрелә
Җәмгыять

Баулы районында “Татар сүзе” бәйгесе үткәрелә

Баулы районы мәдәният бүлеге татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләрне әдәби бәйгедә катнашырга чакыра.

Баулы үзәк китапханәсеннән алынган мәгълүматка караганда, “Татар сүзе” район бәйгесенең шартлары бик гади: яраткан берәр шигырь (поэма) яки прозадан өзек яисә мәсәл укуыгызны видеога төшереп, 7 апрельгә кадәр үзәк китапханәгә юлларга кирәк. Яшь ягыннан чикләүләр юк. Видеоның озынлыгы 5 минуттан артмаска тиеш.

Видеоязманы bavlykitap@yandex.ru электрон почта адресына җибәрү зарур. Бәйге хакында тулырак мәгълүмат өчен өчен телефоннар: 5-62-55, 89179130395.


Нет комментариев