Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулының татлы сәнгать остасы

Баулыда яшәүче Лариса Егорова – тәмле-татлы ризыклар әзерләү белән алты елдан артык профессиональ рәвештә шөгыльләнүче кондитер. Ул гади капкейклардан алып, катлаулы күп яруслы тортларга кадәр теләсә нинди татлы ризыкны оста итеп әзерли.

Лариса Егорованың кондитерлык студиясендә һәрвакыт шоколад, ваниль һәм татлы камыр ризыгы исе хакимлек итә. Биредә ул чәй табыны өчен искиткеч десертлар иҗат итә – тортлар, төрле пирожныйлар, пироглар. Кондитерлык эше Лариса өчен һөнәр генә түгел, ә чын күңелдән яратып, илһамланып сайлаган юлы.

Кечкенә чагымнан ук десертлар пешерергә яраттым. Минем бала чагым совет заманына, кытлык елларына туры килде. Кибет киштәләрендә татлы ризыклар юк иде, шуңа күрә мин ул вакытта ук чикләвекләр, вафли, кекслар пешерә идем. Бу эшкә булган мәхәббәтемне гомерем буе сакладым – башта гаиләм өчен пешердем, аннары бу шөгылем һөнәргә әверелде, – ди Лариса.

Камыр һәм крем белән эшләү техник осталык кына түгел, нәфис зәвык һәм фантазия дә таләп итә. Кондитерлык өлкәсендә югары дәрәҗәгә ирешү өчен, Лариса күп кенә уку программаларын һәм осталык дәресләрен узган. Аның фикеренчә, заманнан калышмас өчен, белем алудан бер дә туктап тормаска кирәк. Ике ел элек ул үзенең кондитерлык студиясен ачкан, ә соңрак – икенчесен.

– Өйдә сыешмый башладым, барлык шкафлар кондитер инвентаре белән тулды, шуңа күрә киңәергә кирәк дигән карарга килдем. Беренче чиратта, өй белән эшне аерырга теләдем. Менә шушы хыялым тормышка ашты. Ике ел эчендә ике студия барлыкка килде – бу минем ике кечкенә балам кебек, – ди оста.

Лариса үз эшенә күңел җылысын сала һәм һәрвакыт иҗади эзләнүдә. Чөнки камиллекнең чиге юк. Ләкин ул десертларының төп сере мәхәббәттә булуын әйтә.

– Тик мәхәббәт кенә! Десертларга мәхәббәт, бу эшкә җан өрү. Үз эшеңне яратмыйча торып, мондый татлы ризыклар әзерләп булмый, – ди белдерә ул.

Лариса тортлар әзерләргә бик ярата – гади бер катлылардан алып, дүрт яруслы зур тортларга кадәр. Ул һәрвакыт оригиналь идеяләр тәкъдим итә һәм тортларын үзенчәлекле итеп бизи: җиләкле алан, нәфис чәчәкләр, чын футбол кыры – Лариса таң калдыра белә.

Оста әйтүенчә, илһамны сәяхәтләрдән ала. Еш кына ул мондый сәфәрләрдән яңа рецептлар алып кайта. Мисал өчен, Владивостокта карлыганлы лаванда торты пешерергә өйрәнгән, бу тәмле ризык баулыларга да бик ошаган. Клиентларның һәрбер рәхмәт сүзе кондитерны яңа техникалар үзләштерергә, ингредиентлар белән тәҗрибә ясарга һәм уникаль рецептлар уйлап чыгарырга илһамландыра. Мәсәлән, Наполеон пирожные белән дә шулай булган. Ресторанда ашап караган тәмле десертны өйдә кабатларга теләгән. Тора-бара ул күп төрле кремнар кулланып, камыр белән уйнап, ресторандагыдан да тәмлерәк Наполеон иҗат иткән.

Кондитер үзенең десертлары белән кешеләргә шатлык һәм уңай эмоцияләр бүләк итәргә тырыша. Хыялы – студиясен чын шедеврлар туа торган урынга әверелдерү.

Фото: Айгөл Идиятуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев