Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыда экологик рейдлар дәвам итә

Баулы районында санитар-экологик икеайлык кысаларында юл буйларын тикшерү эшләре бара. “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе белгечләре, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре белән берлектә, юл янындагы территорияләрне карап чыктылар.

Комиссия әгъзалары Баулы шәһәре янындагы автоюлларның торышын тикшерде. Рейдның төп максаты – чүпләнгән урыннарны ачыклау һәм рөхсәт ителмәгән чүплекләрне бетерү.

Тикшерү барышында шундый берничә участок ачыкланды. Аларның берсе Баулыга керү юлындагы урманда урнашкан. Биредә төзелеш калдыкларыннан алып, искергән җиһазларга кадәр төрле чүп-чар өелгән. Белгечләр бәяләвенчә, чүп биредә айлар буе җыелган һәм шактый зур мәйданны биләп алган.

Биредә 4-5 куркынычлык классына керүче калдыклар каты көнкүреш, төзелеш һәм агач чүп-чары табылды. Бу тирә-юнь мохитне пычратучы җитди чыганак. Төзелгән акт нигезендә, экология министрлыгы башта бу җирнең кемнеке булуын ачыклый, аннары бу чүплекне юк итү вакытлары күрсәтелгән карар чыгара, дип аңлатты Әлмәт территориаль идарәсенең юл хуҗалыгы объектларын мониторинглау һәм анализлау бүлеге әйдәп баручы белгече Руслан Унайбеков.

Тагын бер чүпләнгән участок Баулы – Потап-Томбарлы автоюлы буенда ачыкланды. Биредә көнкүреш һәм төзелеш калдыкларының еллар буе рөхсәтсез ташлануы теркәлгән. Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый хәлләр районда, кызганычка каршы, сирәк түгел.

Экологлар белән бергә юлларны тикшергәндә юл буйларының шулай чүпләнүен күреп, бик борчылабыз. Төбәгебездә һәрвакыт тәртип булсын иде, дип белдерде Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Баулы районы профилактика бүлеге җитәкчесе Рәзидә Игнатьева.

Юл буе сервис пунктларының, юл кырыйларының һәм янәшәдәге территорияләрнең санитар-экологик торышын күзәтү табигатьне саклау һәм юлларда иминлекне тәэмин итү өчен мөһим адым булып тора.

Фото: Булат Минһаҗев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев