Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыда – браконьерлар

Баулы районында кабан дуңгызларын законсыз аулаган ике ир-ат тоткарланган. Аларның хайваннарны ату өчен тиешле рөхсәтләре булмаган.

20 гыйнварда кичке сәгать тугызлар тирәсендә Новозареченск бистәсе янында Татарстан Республикасы биоресурслар буенча дәүләт комитетының штаттан тыш җәмәгать инспекторлары Башкортстаннан килгән ике аучыны тоткарлаган.

– Ир-атлар сүзләренчә, алар юл уңаеннан төлке ауларга уйлаганнар, әмма кабан дуңгызларын күргәч, хайваннарга атканнар. Атылган кабан дуңгызларын машина янына сөйрәп китергәннәр, әмма вакыйга урыныннан качып китәргә өлгермәгәннәр, – дип хәбәр итте биоресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге җитәкчесе Азат Минәҗев.

Вакыйга булган урынга Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге хезмәткәрләре килгән. Автомобильне караганда “Сайга” карабинын, фонарь һәм патроннар тапканнар. Машинадан ерак түгел пуля тиеп үтерелгән ике кабан дуңгызы гәүдәсе табылган.

Тикшерү барышында вакыйга урыныннан биш гильза алынган, автомобиль махсус тукталышка куелган. Тоткарланучыларны полиция бүлегенә алып килгәннәр, ә үтерелгән хайваннар экспертизага җибәрелгән. Хәзерге вакытта аучыларның кабан дуңгызларын законсыз аулавы буенча тикшерү үткәрелә һәм табигатькә китерелгән зыян күләме билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев