Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Торак-коммуналь хуҗалык тарифларына кагылышлы сорауларга җаваплар

2026 ел нәтиҗәләре буенча тарифларның уртача еллык үсеше 5,7% тан артмаячак дип көтелә. Әмма 1 октябрьдән республика буенча тарифлар уртача 13,4% ка күтәреләчәк.

Республика Премьер-министры Алексей Песошин бу мәсьәләгә ачыклык кертеп, тарифларны индексацияләүнең сәбәпләрен атады.

Аның сүзләренчә, төп фактор — энергия ресурсларына бәяләр үсеше. Быел башыннан ук табигый газ 9,6% ка, электр энергиясе 11,3% ка арткан. Газны һәм электрны транспортлау бәяләре дә сизелерлек күтәрелгән.

— Бу чыгымнар турыдан-туры тарифларга йогынты ясый. Мәсәлән, җылылык энергиясе структурасында газ бәясе 70–85% ка кадәр җитә, ә су белән тәэмин итүдә электр энергиясе өлеше 70–80% тәшкил итә, — дип аңлатты Песошин.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, гражданнарның түләүләре тарифка гына түгел, куллану күләменә дә бәйле. Барлык исәп-хисаплар тикшерелгән, кайбер очракларда артык алынган акчалар халыкка кире кайтарылган.Премьер-министр ышандырганча, бу күрсәткеч билгеләнгән чиктән артмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев