Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда халык истәлегенә һәйкәл кую өчен акча җыю акциясе башланды

Татарстанда әйләнештән чыккан тәңкәләрне җыю буенча хәйрия акциясе старт алды. Җыелган акчалар «Рәхмәтле буыннарның тере истәлеге» дип аталган халык һәйкәлен булдыру өчен тотылачак. Бу хакта республика яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акцияне Беларус иҗтимагый эшлеклесе, паралимпияче Алексей Талайның хәйрия фонды һәм Россиянең "Бердәм Ватан" фонды оештырган. Проектның максаты – Россия һәм Беларус халыкларын тарихи хәтерне саклау өчен берләштерү. Моңа кадәр әлеге акциядә Россия Президенты Владимир Путин һәм Беларус Президенты Александр Лукашенко да катнашкан иде.

ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, республиканың һәрбер кешесе совет чоры тәңкәләрен яисә әйләнештән чыккан акчаларны китереп, акциягә кушыла ала. Шулай ук, әйләнештә булган акчалар да кабул ителә. Җыелган барлык акчалар һәйкәлләр булдыруга юнәлдереләчәк. 26 гыйнварда Казанда җыелган акчаларны Алексей Талайга шәхсән тапшыру тантанасы булачак.

Акча җыю өчен контейнерлар инде Татарстанның барлык муниципаль районнарындагы яшьләр сәясәте учреждениеләрендә, шул исәптән яшүсмерләр клубларында, яшьләр үзәкләрендә, шулай ук Казандагы югары уку йортларында һәм министрлык бинасында урнаштырылган.

Фото: татар-информ



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев