Татарстанда урманнарга һәм транспорт белән керүгә куелган чикләүләр бетерелде. Бу хактагы карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
31 майдан гамәлдә булган чикләүләрнең алынуы республикада янгын куркынычы хәленең яхшыруына бәйле. Хәзер кешеләр урманнарга иркенләп йөрергә һәм ял итәргә мөмкинлек алды.
Нет комментариев