20 декабрьдә Татарстан Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлекчәләре республика буенча барлыгы 28 тапкыр чакырылган. Төп игътибар алты янгынны сүндерүгә юнәлдерелгән, шуларның дүртесе торак секторда булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук янгын сүндерүчеләр 13 ялган чакыруга җавап биргән һәм ике тапкыр юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан. Су объектларында һәлакәтләр теркәлмәгән.
Фото: татар-информ
Нет комментариев