Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда социаль учреждениеләрдә энергетик эчемлекләр сату өчен штрафлар кертеләчәк

Татарстанда алкогольсез тоник эчемлекләр, шул исәптән энергетик эчемлекләр сату чикләнәчәк. Кагыйдә бозучылар административ штраф түләячәк. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турындагы кодексына тиешле үзгәрешләрне бүген ТР Дәүләт Советының 17 нче утырышында депутатлар хуплады.

Моңа кадәр парламентчылар әлеге эчемлекләрне мәгариф һәм медицина учреждениеләрендә, шулай ук мәдәният, физик культура һәм спорт объектларында сатуны тыючы закон проектын кабул иткән иде. Моннан тыш, аларны массакүләм кешеләр җыелган урыннарда, публик чаралар үткәрелгән вакытта сату чикләнәчәк.

Бу таләпләрне үтәмәгән очракта гражданнарга – 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга – 100 меңнән 150 мең сумга кадәр административ штрафлар билгеләнәчәк.

"Законны бозган өчен административ йогынты механизмы кирәк", – диде депутат Артур Абдульзянов.

Законнар 2026 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк.

Фото: татар-информ


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев