Татарстанда бер айда сәнәгать җитештерүе 9,1%ка кимегән
Татарстанда сәнәгать җитештерүе индексы (СҖИ) 2025 елның ноябрендә октябрь белән чагыштырганда 9,1%ка кимеп, 90,9% тәшкил иткән. Шул ук вакытта, еллык исәптә республика сәнәгате үсешен саклап калган. 2024 елның ноябренә карата индекс 10,6%ка арткан, дип хәбәр итә Татарстанстат мәгълүматлары.
2025 елның ноябрендә 2024 елның ноябренә карата иң зур үсешне түбәндәгеләр күрсәткән:
- машиналар һәм җиһазларны ремонтлау — плюс 70,2%;
- дарулар һәм медицина материаллары җитештерү — 63,2%;
- электр җиһазлары чыгару — 25,1%;
- башка әзер продукция җитештерү — 17,8%;
- эчемлекләр җитештерү — 10,4%;
- кокс һәм нефть продуктлары җитештерү — 8,6%.
Шул ук чорда берничә тармак җитештерү күләмнәрендә шактый кимүне күрсәткән:
- машиналар һәм җиһазлар җитештерү — минус 46,9%;
- киемнәр җитештерү — 36,7%;
- мебель җитештерү — 31,1%;
- металлургия — 27,6%;
- резина һәм пластмасса әйберләре җитештерү — 27,1%;
- автопром — 17,9%.
Исегезгә төшерәбез, август аенда СҖИ 2024 елның шушы чоры белән чагыштырганда плюс 9,7% тәшкил иткән иде. 2025 елның гыйнвар-август айларында индекс плюс 11% булды, ә июль белән чагыштырганда 2,7% үсеш теркәлде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев