Татарстанда АИ-98 һәм дизель бәяләре артты
Яңалыклар

Татарстанда АИ-98 һәм дизель бәяләре артты

Татарстанстат мәгълүматлары буенча, республикада автомобиль ягулыгының күпчелек төрләре бәясе тотрыклы калган. Популяр АИ-92 һәм АИ-95 бензин маркалары бәяләре үзгәрмәгән, ә дизель ягулыгы һәм АИ-98 бераз арткан.

Статистика буенча, АИ-92 литры һаман да 59,70 сум тора. АИ-95 бәясе дә элеккеге дәрәҗәдә калган – литрына 63,34 сум.

АИ-98 һәм аннан югарырак бензин 2 тиенгә кыйммәтләнеп, хәзер литрына 86,49 сум тора. Иң сизелерлек үзгәреш дизель ягулыгына кагылган: аның бәясе 33 тиенгә үсеп, 70,56 сумга җиткән.

Фото: татар-информ

 


Нет комментариев