Проектны финанслау республика бюджетыннан тәэмин ителәчәк
Аксубайда ясалма бозлы ябык боз аренасы барлыкка киләчәк. Дәүләт сатып алулары порталындагы мәгълүматларга караганда, объектны төзүгә 597,2 миллион сум акча юнәлтеләчәк.
Техник документациягә ярашлы, подрядчы дәүләт контракты төзелгәннән соң ук монтаж эшләренә һәм җиһазларны урнаштыруга керешергә тиеш. Объект 2026 елның 1 декабренә кадәр тулысынча төзелеп, файдалануга тапшырылыр дип планлаштырыла.
Фото: татар-информ
Нет комментариев