Татарстан Хезмәт министрлыгы Яңа ел бәйрәмнәрендә халыкның ничек ял итәчәген аңлатты
Республика халкы 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр ял итәчәк
Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 2025-2026 еллардагы Яңа ел каникулларының дәвамлылыгын искәртте. Хезмәткәрләрнең күп санлы мөрәҗәгатьләре сәбәпле, ведомство рәсми рәвештә аңлатты: 2025 елның 31 декабре һәм 2026 елның 1 гыйнварыннан 11 гыйнварына кадәрге чор, шул исәптән, эш көннәре булмаячак.
Министрлыкта ассызыклаганча, Россиянең Хезмәт кодексына ярашлы, 1-6 һәм 8 гыйнвар (Яңа ел каникуллары), шулай ук 7 гыйнвар (Раштуа бәйрәме) эш көннәре булмаган бәйрәм көннәре булып тора. Ике өстәмә ял көне – 5 гыйнвар якшәмбедән һәм 3 гыйнвар шимбәдән – тиешенчә 31 декабрь чәршәмбегә һәм 9 гыйнвар җомгага күчерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев