Дәүләт автоинспекциясе җәйге тәгәрмәчләрне кышкыларга алыштырырга киңәш итә. Экспертлар фикеренчә, бу эшне билгеле бер температура урнашкач һәм даими суыклар башлангач башкарырга кирәк.
Машина тәгәрмәчләрен алыштыру өчен иң кулай вакыт – ноябрь башы. Белгечләр шуны билгеләп үтә: температураның тәэсире аркасында тәгәрмәчләрне алыштыру мөһим, чөнки җәйге резина катыланып, эластиклыгын югалта, бу тормоз юлын арттыра. Хәтта чиста асфальт та суыклардан соң тайгак булырга мөмкин.
– Дәүләт автоинспекциясе температура Цельсий буенча 5 градустан түбән төшкәч яки бозлавык алдыннан машина тәгәрмәчләрен кышкыларга алыштырырга киңәш итә. Бу эшне вакытында эшләү машина йөртүчеләргә начар һава шартларында автомобиль белән ышанычлы идарә итәргә мөмкинлек бирә, ә бу исә юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын киметүгә ярдәм итә, – дип билгеләп үтте Баулы Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Илдар Мансуров.
Фото: татар-информ
Нет комментариев