Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Софья Гобәйдуллина вафат

Мәшһүр композитор Софья Гобәйдуллинаның йөрәге тибүдән туктады.

Ул Германиянең Аппен шәһәрендәге өендә вафат булган. 
София Гобәйдуллина 1931 елның 24 октябрендә Чистайда туа. Бер елдан соң аның гаиләсе Казанга күченә. Композитор Казан һәм Мәскәү консерваторияләрен тәмамлый. 

София Гобәйдуллина - йөздән артык симфоник әсәр, солистлар, хор һәм оркестр, инструменталь ансамбльләр өчен әсәрләр, театр, кино һәм мультфильмнар өчен музыка авторы. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казанның шәрәфле шәхесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев