Салих авылында быел Сабан туе булачак
Баулы районында халык җыеннары дәвам итә. Салихлылар да, узган елга нәтиҗә ясау өчен, авыл клубына җыелдылар.
Халык җыены Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллинның отчёт доклады белән башланып китте. Ул үзара салым акчалары буенча хисап тотты, көнүзәк проблемаларга тукталды, 2025 елга планлаштырылган эшләр турында сөйләде.
“Үзара салым акчалары Салих һәм Яңа Чүте авылларында пожарный гидрантларга, Хәнсевәр авылында зиратларны ихаталауга тотылды, – дип билгеләп үтте җирлек башлыгы. – Быел Салих авылында тракторга роторлы эттергеч һәм чапкыч алыначак. Калганы юлларны карап торуга тотылачак. Җирлеккә трактор биргәннәре өчен, республика җитәкчелегенә рәхмәт. Быел юллар аз гына өзелгәләде. Бүгенге көндә тракторист, сәгать биштә торып, өч авылда да юлларны ачып куя”.
Авыл халкы үзара салым программасының көнүзәк проблемаларны хәл итүдә отышлы икәнен яхшы аңлый.
“Үзара салым барыбыз өчен дә бик яхшы программа, дип уйлыйм мин. Безнең авыл халкына әйтәсем килә: күбрәк иттереп салырга иде ул акчаны. Мин үзем күпме җыйсалар да риза. Күбрәк салган хәлдә, ул бит дүртләтә арткач, безнең өчен бик файдалы. Менә хәзер безнең юллар бик яхшы, киң иттереп ачалар”, – дип уртаклашты Розалия Таһирова.
Узган елда Салих авылында булган вакыйгаларны да телгә алу урынлы булыр. 2024 елда биредә матур, заманча мәчет ачылды.

Авыл халкы, бердәм булып, махсус хәрби операциядәге сугышчыларга булышуын дәвам итә.
“Авылыбыз кечкенә булуга карамастан, без СВОдагы солдатларыбызга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз, – дип сөйләде Ләйсәнә Таһирова “Баулы-информ” хәбәрчесенә. – Гуманитар ярдәм җыюда беркем дә читтә калмый, шул исәптән пенсионерлар да: дарулар, медикаментлар, җылы оекбашлар, азык-төлек җибәрдек. Салихтан күчеп киткән кешеләр дә бик нык ярдәм итә, бик зур рәхмәт барысына да. Ялга кайткан авылдаш егетебезгә азрак күчтәнәчләр җыеп керттек. Без аңа посылкалар җибәрергә телибез. Ләкин ул, фронтта посылкаларны чыгып ала алмыйм, диде. Шуның өчен без, әзерләп, үзе кайткач бирдек. Бик куанды, авыл халкына рәхмәт әйтте”.
2025 елда башкарылачак эшләргә килгәндә, урамнарны яктырту мәсьәләсен хәл итәсе бар.
Җирлек башлыгы салихлыларга сөенечле хәбәр әйтте: быел Салих авылында Сабан туен үткәрәчәкләр.
Җыелышта Баулы районы башлыгы урынбасары Ренат Хәмидуллин, район хезмәтләре вәкилләре дә чыгыш ясады һәм халыкның гозерләренә җавап бирде. Сорау бирүчеләр шактый булды. Авыл кечкенә булганлыктан, биредә кибет юк. Салихлылар әйтүенчә, автолавка килә, тик барлык урамнарга да керми, ассортимент начар. Авыл халкын чүп җыя торган машинаның кайбер урамнарга кермәве, чүп контейнерыннан чүпне алып бетермәве, кондызларның зыян салуы, район үзәк хастаханәсе поликлиникасында медицина карталарының югалуы, мәетләрне яру белән бәйле проблемалар да борчый. Аларга бирелгән җаваплар турында “Хезмәткә дан” газетасыннан укырга мөмкин булачак.

Халык җыены бүләкләү белән тәмамланды. Авылның җәмәгать тормышында актив катнашканы, намуслы хезмәте өчен, Салих авыл клубы мөдире Тәслия Галиевага Баулы районы башлыгының рәхмәт хаты тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев