Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Путин махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучының гаиләсе алдында чиновникларның эшчәнлеге өчен гафу үтенде

Россия Президенты «Владимир Путин белән ел йомгаклары» программасы вакытында махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучының тол хатыны алдында чиновникларның эшчәнлегендәге тоткарлыклар өчен гафу үтенде.

Дәүләт башлыгына Новосибирсктан Кристина Сергеевна – 2024 елда һәлак булган хәрби хезмәткәрнең хатыны видеомөрәҗәгать юллаган. Аларның ике баласы калган. Хатын сүзләренчә, гаилә әле дә асраучысын югалту буенча пенсия алмый. Ул мондый мөрәҗәгатьләрне карауны тизләтергә мөмкинме дип сораган.

Президент әлеге хәлгә китергән ведомстволарның эшчәнлеге өчен гафу үтенгән.

«Кристина Сергеевна, мин сездән гафу үтенәсем килә. Мондый төр мәсьәләләрне хәл итәргә тиешле хезмәтләрнең мондый тоткарлыклары өчен сездән гафу үтенәсем килә. Безне гафу итегез, зинһар. Сезгә ышандырам, сезнең очракта бу эшләнәчәк, һәм тиз эшләнәчәк. Ләкин проблема чынлап та бар», – дигән Владимир Путин.

Дәүләт башлыгы әлеге мөрәҗәгатьнең иң кыска вакытта үтәләчәген ассызыклаган. Ул бу өлкәдә артык бюрократия белән бәйле күп проблемалар саклануын билгеләп үткән һәм мондый мәсьәләләрне хәл итүне шәхси контрольгә алырга вәгъдә иткән.

«Киләсе биш көн эчендә проблема хәл ителәчәк», – дип ышандырган Президент.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев