Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Миңнеханов РКБ базасында трансплантация үзәге төзелеше проектын хуплады

Татарстанда органнарны күчерү юнәлеше актив үсеш ала. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

«Без Республика клиник хастаханәсе базасында трансплантация һәм югары технологияле хирургия үзәге төзү проектын хуплыйбыз», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов органнарны күчерү буенча эшчәнлектәге югары уңышларны билгеләп үтте. Узган елда Татарстанда 2021 ел белән чагыштырганда 1,8 тапкыр күбрәк операция үткәрелгән. Барлыгы 2022 елда 147 трансплантация ясалган: 55 тапкыр бавыр, 84 тапкыр бөер күчерелгән һәм сигез пациентка йөрәк трансплантацияләнгән.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев