Махсус хәрби операциядә катнашучыларга Татарстан хакимияте ярдәм чараларын киңәйтте
«Алга», «Тимер» һәм «Батыр» батальоннары сугышчыларына 360 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түләнәчәк.
ТР рәисе указы нигезендә 18 яшькә кадәрге һәр балага бер тапкыр бирелә торган 20 мең сум түләүдән тыш, йорт биләмәләрен газлаштыруга 100 мең сумга кадәр субсидия каралган. Яңа туган балалары булган гаиләләр балалар кирәк-яраклары белән комплектлар алачак, МХОда катнашучыларның балалары мәдәни учреждениеләргә бушлай йөри алачак, мәктәп укучылары һәм техникум студентларын бушлай туклану белән тәэмин итәчәк, 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр юлламалар бүлеп биргәндә өстенлек алачак. Демобилизацияләнгәннәргә эшкә урнашуда ярдәм итәчәкләр, шул исәптән, «Батырлар – Татарстан Геройлары» программасы аша да, ул МХО ветераннарына дәүләт һәм муниципаль идарә системасында үз урыннарын табарга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: татар-инофрм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев