Март аенда татарстанлыларны тагын ял көннәре көтә!
Биш көнлек график буенча эшләүче татарстанлыларны март аенда ике озын ял көтә.
Беренче озын ял көннәре 7 марттан 9 мартка кадәр дәвам итәчәк һәм Халыкара хатын-кызлар көненә туры киләчәк. Быел 8 Март якшәмбегә туры килә, шуңа күрә ял көне дүшәмбегә, 9 мартка күчерелә.
20-22 март көннәрендә Ураза бәйрәме уңаеннан Татарстанда яшәүчеләрне тагын өч көнлек ял көтә. 20 март бәйрәм ялы көне дип игълан ителде, ә 19 март кыскартылган эш көне булачак.
Мартта республикада яшәүчеләрнең 20 эш көне һәм 11 ял көне булачак.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев