Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Марат Зәббаров Татарстанның биш районында агрокласслар ачты

ТР премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Зәббаров эш сәфәре барышында республиканың Саба һәм Лаеш районнарында агротехнология классларын ачты.

Саба районында Измә, Шемордан, Тимершик, Килдебәк авылларында һәм Бай Саба бистәсендә класслар ачылды. Лаеш районында исә «25 ел Октябрь» исемендәге мәктәптә агрокласс эшли башлады.

«Һәр агроклассларның ачылуы – бу укытучыларның, АПК предприятиеләренең уртак эше һәм Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы белән Татарстан җитәкчелегенең ярдәме нәтиҗәсе», – дип билгеләп үтте Зәббаров.

Республикада барлыгы инде 10 агротехнология классы эшли, ел ахырына кадәр тагын 10 ачу планлаштырыла, анда 550 укучы белем алачак.

Быел Татарстан Республикасы «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проектына керде. Аның кысаларында «АПКда кадрлар» федераль проекты гамәлгә ашырыла.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев