Май аенда ничек ял итәбез?
Баулыларны май аенда 13 ял көне көтә.
Эшләүче татарстанлыларны берьюлы дүрт көн рәттән ял көтә. Бу 1 майда Яз һәм Хезмәт бәйрәме билгеләп үтелү һәм 4 гыйнвардагы ял көне 2 майга күчү белән бәйле.
Майда безне кыска эш атнасы көткәнен дә исегезгә төшерәбез – 5, 6 һәм 7 май. Ә 8 майдан 11 майга кадәр ял көне 23 февральдән Җиңү көне алдыннан килүче 8 майга (пәнҗешәмбе) күчерелү белән бәйле рәвештә дүрт көн дәвамында ял итәчәкбез. 7 майда эш көне кыскартылмаячак. Моннан тыш, татарстанлыларны шимбә һәм якшәмбе көннәрендә– 17-18,24-25 һәм 31 май көннәрендә яллар көтә.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда 28, 29 һәм 30 апрель дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбегә туры килә. Димәк, татарстанлылар бу айның соңгы атнасында нибары өч көн эшләячәк. Чөнки алга таба май бәйрәмнәре башлана, диелә хәбәрдә.
Фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев