Кызылъяр авылының иң өлкән кешесен котлаганнар
Кызылъяр авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Тәгъзим Миңнегәрәевка 96 яшь тулган. Аны гомер бәйрәме белән балалары һәм җирлек җитәкчелеге тәбрик иткән.
96 яшен тутырган Тәгъзим Сәетгали улы – Кызылъяр авылының иң өлкән кешесе. Аның бала чагы, үсмер еллары Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән. Башка яшьтәшләре кебек, ул да авыр хезмәттә чыныгып үскән, колхозда эшләгән, сугыштан соңгы елларда илне торгызуга өлеш керткән.
Тәгъзим Миңнегәрәев озак еллар электромонтёр булып эшләгән. Аның гомуми хезмәт стажы – 45 елга якын.
Тәгъзим абый тормыш иптәше Җәүһәр апа белән 65 елдан артык гомер итә. Дус-тату гаиләдә дүрт бала үскән, Миңнегәрәевларның 8 оныклары, 9 оныкчыклары бар.
Районыбызда 90, 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче юбилярларны, 95 яшьтән өлкән ветераннарны ел саен туган көннәре белән өйләренә барып тәбрикләү традициясе яши. Авылның хөрмәтле кешесе Тәгъзим абыйны котларга Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Марсель Даутов килгән, азык-төлек җыелмасы һәм ил президенты Владимир Путинның рәхмәт хатын бүләк иткән.
Фото: шәхси архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев