Казанның җир өсте җәмәгать транспортында юл хакы 46 сумга күтәреләчәк
2026 елда Казанда җәмәгать транспортында юл хакы бер тапкыр йөрү өчен 46 сумга, ә 100 йөрүлек юл билеты белән түләгәндә 36 сумга артачак. Татарстан Республикасы Дәүләт тарифлар комитетының тиешле карары республика хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
Хәзерге вакытта Татарстан башкаласының автобусларында, трамвайларында һәм троллейбусларында бер тапкыр йөрү бәясе 43 сум тәшкил итә. Шулай итеп, юл хакы өч сумга кыйммәтләнәчәк.
Яңа ел башыннан Казан метрополитенында да юл хакы 46 сумга кадәр артачак – бу Татарстан Министрлар Кабинеты карарына туры килә.
Моңа кадәр Татарстан Дәүләт тарифлар комитеты 2026 елга җәмәгать транспортында юл хакының максималь тарифларын раслаган иде.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев