Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Кафены япканнар

Татарстан Республикасы Роспотребнадзор идарәсе материаллары буенча суд Баулы шәһәрендәге “Вкус Востока” кафесының эшчәнлеген туктаткан.

Бу хакта “Баулы-информ” редакциясенә Татарстан Республикасы Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлегеннән хәбәр иттеләр.

Ф.М.Карабаевның “Вкус Востока” кафесында (Баулы, Сәйдәшев урамы, 18) җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү эшчәнлегенең мондый эшчәнлекнең башлануы турында мәҗбүри хәбәр итмичә гамәлгә ашырылу факты турындагы мәгълүмат буенча, Татарстан Республикасы Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге, Татарстан Республикасы прокуратурасына бу хакта хәбәр итеп, инспекция визиты үткәргән. Контроль-күзәтчелек чарасы барышында, халык туклануын оештыруның санитар-эпидемиологик таләпләре бозылу ачыкланган, шул исәптән:

– технологик процессларның агымлылыгы бозылу;

– технологик процесс үтәлмәү;

– азык-төлек чималыннан ризык әзерләү өчен шартлар булмау;

- юыну ванналары, җитештерү өстәлләре, кул юу өчен раковиналар, чимал эшкәртү өчен җитештерү цехларының тиешле җыелмасы җитәрлек булмау;

– биналарның санитария-техник һәм санитария-гигиена торышы канәгатьләнерлек булмау;

– аш савытларын һәм кухня инвентарен юу режимы бозылу;

ашамлыклар әзерләүнең технологик документлары булмау (технологик карталар, техник-технологик карталар, технологик инструкцияләр); -

– производство контроле булмау;

– кафе биналарында дератизация һәм дезинсекция чаралары үткәрүгә килешү булмау.

Татарстан Республикасы Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге мәгълүматы буенча, шәхси эшмәкәр Ф.М. Карабаевка административ хокук бозу һәм эшчәнлекне вакытлыча тыю турында беркетмәләр төзелгән, кафе ябылган. Территориаль бүлек материаллары буенча, суд т кафе эшчәнлеген 40 тәүлеккә тыю турында карар кабул иткән (5-28/2025 санлы эш)

Чыганак һәм фото: Татарстан Республикасы Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев