Икеайлык башлана
Яңалыклар

Икеайлык башлана

Санитар-экологик 1 апрельдән 31 майга кадәр узачак .

Ике айлык кысаларында территорияләрне санитар чистарту, чүп полигоннарын һәм үләт базларын карап тоту, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү буенча чаралар үткәреләчәк. Чүплекләрне бетерүгә аерым игътибар биреләчәк. Эшләрне координацияләү өчен оператив штаблар төзеләчәк, ә район башкарма комитетларына 20 мартка кадәр территорияләрне чистарту буенча планнар эшләргә һәм расларга кирәк булачак.

Чүплекләр мониторингы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы һәм “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы ярдәмендә гамәлгә ашырылачак. Ә бу исә яңа чүплекләр барлыкка килүгә тиз арада чаралар күрергә һәм аларны бетерүне контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк.

«Баулы-информ» фотосурәте


Нет комментариев