Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңа ел төнендә Чаллының үзәк чыршыларына 50 меңнән артык кунак киләчәк

Яр Чаллы халкы өчен 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр 12 көнлек ял чоры көтелә. Бары тик Яңа ел төнендә генә шәһәрнең үзәк чыршыларына 50 меңнән артык кунак җыелуы көтелә. Бәйрәм чаралары 14 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, ә аларны куркынычсыз үткәрү өчен полиция алдан ук саклык чараларын көчәйтте.

Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр идарәсе полициясе башлыгы урынбасары Раил Назмиев сүзләренчә, массакүләм тамашалар өчен төп мәйданчыклар "Азатлык" мәйданы, "Энергетик" Мәдәният сарае янындагы мәйдан, "Җиңү" паркы, "Боровецкий", "Энтузиастлар" һәм Шишкин бульварлары, "Замелекесье" торак районнары һәм "Бумажниклар" микрорайоны, шулай ук Сидоровка бистәсенең паркы булачак. 6 нчыдан 7 нче гыйнварга каршы төндә православие чиркәүләрендә һәм гыйбадәтханәләрендә бәйрәм догалары укылачак, ә чаралар циклы Иске Яңа елны бәйрәм итү белән тәмамланачак.

Фото: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев