Элеккеге ТФБ рәисе урынбасары һәм хезмәткәрләреннән 1,2 миллиард сумнан артык акча алынды
Казанның Яңа Савин районы суды, Гарантияләү агентлыгының таләпләрен канәгатьләндереп, «Татфондбанк»ның элеккеге топ-менеджеры һәм өч хезмәткәреннән 1,2 миллиард сумнан артык акчаны алырга карар чыгарды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Финанс оешмасына китерелгән зыянны капларга тиешле кешеләр арасында ТФБ рәисе урынбасары вазифасын башкарган элеккеге Вадим Мерзляков та бар.
Банкның элеккеге топ-менеджеры белән беррәттән, суд инвестиция бизнесы департаменты директоры урынбасары вазифасын башкарган элеккеге Тимур Вәлшин, кәгазьләр базарында клиент операцияләре идарәсе башлыгы Рөстәм Тимербаев һәм кәгазьләр базарында актив операцияләр идарәсе башлыгы Илнар Абдульмановтан да акча алырга карар итте.
Россия Банкы «Татфондбанк»ның банк операцияләрен башкару лицензиясен 2017 елда ук алган иде.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев