Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулыларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр

Бу хакта Баулы районы юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссиясе хәбәр итте.

Суд карары буенча, А.Домбровски һәм И.Шәрифуллин, автомобиль белән айнык булмаган килеш идарә иткән өчен, 18 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аларга 45 мең сум күләмендә административ штраф та салынган.

А.Алексеев, автомобильне айнык булмаган хәлдә йөрткән өчен, 19 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аңа 45 мең сум күләмендә административ штраф та салынган.

Мондый хокук бозулар аеруча куркыныч категориягә керә, чөнки исерек йөртүче контрольне, реакция тизлеген һәм юл хәлен адекват кабул итүне югалта, автомобил югары үлем куркынычы чыганагына әверелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев