Баулыларны концертка чакырабыз
Яңалыклар

Баулыларны концертка чакырабыз

4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында бәйрәм концерты үткәрелә.

“Без – синең балаларың, Россия” дип исемләнгән чара 4 ноябрьдә сәгать 11дә була. Анда районыбызда дус-тату гомер итүче төрле милләтләрнең иҗат коллективлары чыгыш ясый.

Халыклар бердәмлеге көненә багышлап, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре сәүдә-ярминкәсе дә оештырыла.


Нет комментариев