Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулыларга мәгълүмат: уяу булу зыян итмәс

Баулы районы террорчылыкка каршы комиссиясе пилотсыз очу аппаратларын һәм һава һөҗүменә каршы оборона системалары эшен фотога һәм видеога төшерү тыелуын искәртә.

Хәтта кечкенә очу аппаратлары да аны фотога төшерүче яки видеога төшерүче кешегә һөҗүм итәргә мөмкин.

Әгәр дә сез һавада пилотсыз очкычны күрсәгез, фотога һәм видеога төшермәгез, ә мондый аппаратларны кайчан һәм кайда күрүегез турында көч структураларына, эчке эшләр министрлыгына, гадәттән тыш хәлләр министрлыгына тиз арада хәбәр итегез.

Дроннар һәм ракеталарга ут алып барыла торган җайланмаларны фотога һәм видеога төшерү дә куркыныч тудыра. Эш шунда: аларның кайда урнашканын исәпләп чыгару бик җиңел.

Мондый фото һәм видеоларны интернетка кую РФ Кораллы Көчләре позицияләрен ачарга мөмкин, дошман хәрби һәм гражданлык объектларына кабат һөҗүм ясавы бар. Шул рәвешле тормыш һәм сәламәтлеккә куркыныч туарга, шулай ук җинаять җаваплылыгына китерергә мөмкин.

Һава максатлары һәм һава һөҗүменә каршы оборона системалары эше фото һәм видеоларын мессенджерларга һәм социаль челтәрләргә, бигрәк тә җирлеккә бәйләп (характерлы ориентирлар белән), куймагыз.

Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда язмалар табылганда, комментарийларда сорауларга җавап бирмәгез. Дошман фото һәм видеоның кайда төшерелгәнен белеп ала һәм һава һөҗүменә каршы оборона системалары урнашу урынын билгели.

Һава һөҗүменә каршы оборона урыннарын фотога һәм видеога төшерүче яки аларның урнашу урынын, пилотсыз очу аппаратлары төшүне социаль челтәрләрдә күрсәтүче кешеләр булганда,  ашыгыч хезмәтләрне чакыруның 112 бердәм номерына яки хокук саклау органнарына һәм махсус хезмәтләргә хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Пилотсыз очу аппаратлары төшкән очракта, алар янына якын килергә, объект янында гаджетлардан файдаланырга ярамый.

Мөмкин булса, хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләр килгәнчегә кадәр, пилотсыз очу аппаратлары янына кеше килергә юл куярга ярамый.

 

Пилотсыз очу аппаратларын күргәндә нишләргә?

Иң мөһиме, иң беренче эш итеп, 112 телефонына шалтыратырга һәм түбәндәгеләрне хәбәр итәргә кирәк:

– исемеңне, фамилияңне, әтиеңнең исемен;

пилотсыз очу аппаратын күргән адресны;

дронны сурәтләү зарур: һавада эленеп калдымы яки очамы, силуэты нинди, уты ничек яна;

объектның нинди тавыш чыгаруын әйтергә кирәк, ул гүләү, газон чапкыч яки мопед тавышы кебек булырга мөмкин.

Икенче гамәл: пилотсыз очкычны тапкан зонадан китәргә, тирә-юньдәгеләрне кисәтергә кирәк.

Әгәр дронны җирдә тапсагыз, аңа якын килмәгез һәм аңа кагылмагыз!

ФОТО: “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев