Баулылар тәҗрибә уртаклашты
Чүпрәле районында Татарстан ветераннар советының “Актив озын гомер – тормыш рәвеше” дип исемләнгән күчмә түгәрәк өстәле узды. Республиканың төрле районнарындагы җирле ветераннар оешмаларының 60ка якын вәкилен берләштергән чарада Баулы районы ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Альбина Хәлиуллина да катнашты.
Чүпрәле районында барлык кунакларны да җылы каршы алганнар. Программаның беренче пункты – Кече Чынлы авылы, аннан аның модульле китапханәсе булган. Кунакларга мәктәптә экскурсия уздырганнар, анда катнашучылар музей белән кызыксынып танышканнар. Экскурсия вакытында патриотик тәрбия һәм күпьеллык традицияләр турында сөйләгәннәр.
Кече Чынлыда булганнан соң, кунакларны район үзәгендәге иске Чүпрәле авылында каршы алганнар. Биредә делегация өчен шулай ук кызыклы һәм тарихка бай программа әзерләнгән. Кунаклар Дементьев исемендәге хәрби техника паркы буйлап йөргәннәр. “Алтын” спорт комплексында җирле ветераннар волейбол буенча мастер-класс күрсәткәннәр, “Приказ” ял зонасында скандинавия йөреше буенча да мастер-класс тәкъдим ителгән. Саф һавада кунакларны кайнар чәй, коймак белән сыйлаганнар. Иң дулкынландыргыч мизгел Мәңгелек утка гирляндалар һәм чәчәкләр салу булган.
Пленар утырыш башланыр алдыннан, делегация район мәдәният йортында махсус хәрби операция сугышчыларына гуманитар ярдәм күргәзмәсе белән танышканнар, иң актив катнашучылар маскировка челтәрләре үрү буенча мастер-классларда катнашырга да өлгергәннәр.
Пленар утырышны Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков ачып җибәргән. Чыгыш ясаучылар арасында Баулы районы ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Альбина Хәлиуллина да булган. Ул үзенең чыгышында Баулы районы ветераннар (пенсионерлар) советының сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм актив озын гомер принципларын үтәү нигезендә өлкән яшьтәге гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм торгызу буенча эше турында җентекләп сөйләгән.
– Бик бай һәм файдалы программа булды. Киләчәктә эшләү өчен бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүмат белдек, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Альбина Хәлиуллина. – Шәһәребез һәм районыбыз ветераннары (пенсионерлары) үткәргән чаралар, спорт һәм мәдәни-массакүләм эшләр турында горурланып сөйләдем. Бүген безнең районда 10252 пенсионер яши. Барлыгы 50 башлангыч ветеран оешмасы бар: шәһәрдә – 24, авылларда – 26. Ветераннар (пенсионерлар) советы беренчел ветераннар оешмаларын берләштерә. Ветераннар советында сайлап куелган 13 кешедән торган президиум эшли. Алар – шәһәр һәм районның абруйлы, хөрмәтле һәм актив кешеләре. Әйтергә кирәк, безнең шәһәрдә һәм районда ветераннар (пенсионерлар) арасында спорт буенча планлы эш алып барыла. Бу эш өлкән буын кешеләре өчен бердәм “Сәламәтлек” клубына берләштерелә. 20 елдан артык клубның җитәкчесе, илһамландыручысы һәм оештыручысы – Валентина Сергеевна Якупова. Бу клубның максаты – өлкән яшьтәге кешеләргә лаеклы ялга чыкканда тормыш әле башлануын гына, аларның ялгыз түгеллеген, аларны яратуларын, хөрмәт итүләрен күрсәтү. Клуб – аларны һәрвакыт көтеп торучы, тыңлаучы, кирәк чагында ярдәм итүче, сәламәт яшәү рәвеше алып бара торган урын. “Сәламәтлек” клубында төрле секцияләр эшли: дәвалау гимнастикасы, тренажёрлар, йөзү, шахмат-шашка, скандинавия йөреше, бильярд, волейбол.
Альбина Хәлиуллина әйтүенчә, балаларга патриотик тәрбия бирү эшчәнлеген ветераннар советы әгъзалары катнашыннан башка күз алдына китерүе кыен. Активистлар шулай ук төрле спорт ярышларында, мәдәни-ял чараларында, конкурсларда катнашалар, аларда Баулы районы данын яклыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев